Җаваплылык артты
-
«Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы 2024 елның 6 апрелендә чыккан 77-ФЗ номерлы Федераль законы нигезендә, йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау өчен, шулай ук газны вакытлыча туктатып тору өчен газ оешмасы хезмәткәрләрен кертмәгән өчен, штрафлар арттырылды. Бу очракта хәзер гражданнарга 10 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Газ җиһазларын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү турындагы шартнамә төзүдән баш тарткан, газ җиһазларын алмаштырудан читләшкән яисә газ җиһазларын үз белдеге белән алмаштырган өчен дә, шундый ук штраф салынырга мөмкин.
Газ җиһазларын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү эшләрен башкару сыйфатына карата таләпләрне бозган, я аларны үтәмәгән өчен дә штрафлар артты.
Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча, я шушы җиһазлар составына керүче газүткәргечләрне техник диагностикалау буенча эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү; газ белән тәэмин итү турындагы законнар таләпләренә җавап бирмәгән оешмалар өчен дә җаваплылык билгеләнде. Мондый фирмалар өчен штраф 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев