Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды
-
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Бүген район Советының кече утырышлар залында районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе – район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды. Комиссия членнары иң элек видеоконференция режимында республика комиссиясе эшендә катнаштылар. Аннан районда юл иминлеге өчен җаваплы оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләр – һәркайсы үз тармагы буенча алып барылган эшчәнлек хакында мәгълүмат җиткерде.
Республика буенча булган мәгълүматларга караганда, алдагы еллар белән чагыштырганда, автомобиль юлларындагы һәлакәтләрдә һәлак булучылар саны арткан. Мәсәлән, алты ай нәтиҗәләре буенча 206 юл һәлакәте теркәлгән. Дөрес, ул узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 17гә кимрәк. Әмма аларда 53 кешенең гомере өзелүе узган елдан 24кә күбрәк икәнен раслый. Юлларда сак йөрегез, җәмәгать. Юл хаталарны кичерми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев