Юл-транспорт һәлакәте Әлмәт шәһәре Шевченко-Монтажная урамнары киселешендә килеп чыга.
Уң як полосадан хәрәкәт иткән ашыгыч ярдәм машинасы каршына юл йөрү кагыйдәләрен бозып, җиңел машина килеп чыга. Бәрелешүдән качып, беренчесе кинәт рульне уң якка бора һәм идарәне югалтып, баганага килеп бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче һәм ике фельдшер зыян күрә. Вакыйга булган урынга медицина хезмәткәрләре, инспекторлар килеп җитә, зыян күрүчеләр медсанчатька озатыла.
Материал: http://almet-rt.ru/news/mgyyat/lmtt-ashygych-yardm-mashinasyny-zen-yardm-talp-itelde
Нет комментариев