"Чәчәкле атна"да язылып, бүләк от
Язылу турында

"Чәчәкле атна"да язылып, бүләк от

“Сарман”, “Новый Сарман” газеталарына 2022 елның икенче яртыеллыгы өчен язылучылар арасында билгеле бер вакыт аралыгында төрле призлар уйнатуыбыз хакында даими хәбәр итеп торабыз.

Ә 6-16 июнь көннәрендә исә район газетасына ташламалы язылу декадасы бара. Бу көннәрдә газеталарга очсызрак бәядән: “Сарман”га – 717,36 (тулы бәясе - 773,76), ә “Новый Сарман”га 444,12 (тулы бәясе – 477) сумнан язылырга мөмкин. Бу - бер айга “Сарман” нибары – 100 сумнан, ә “Новый Сарман” 70 сумнан бераз гына артыгракка төшә, дигән сүз.
Альтернатив подписка да – гамәлдә. Бу очракта “Сарман” газетасының бәясе – 450, “Новый Сарман”ның 400 сум булачак, һәм, аларга редакциядә я үзәк базар территориясендәге “Фотоэксклюзив” салонында язылып, шуннан килеп аласы була.
Бу атна бездә “Чәчәкле атна” дип игълан ителде. Аның иганәчесе – Ленин урамы 10/1 йортта урнашкан “Незабудка” кибете. Июнь ахырына кадәр район газеталарына язылып калырга ашыгыгыз! Безнең белән бергә булыгыз, хөрмәтле дуслар!


Нет комментариев