Сарманда массакүләм чаңгы ярышлары үтте
Сарманның «Старт чаңгы базасында» Татарстан чаңгы юллары» массакүләм узышлар оештырылды.
Көчле җил булу сәбәпле, берничә узыш бергә үткәрелде. Җиңүчеләр һәм призерлар, иң өлкән һәм иң яшь катнашучылар бүләкләнде.
Миләүшә Фәрдиева, Саклаубаш авылы:
– Кадерле дуслар! Барыгыз да спортны яратыгыз. Аның нинди генә төре белән генә булса да шөгыльләнергә кирәк. Менә күпме бала-чага килгән бүген безнең ярышка. Искиткеч матур шундый бәйге үзе. Танышу, дуслашу, матур итеп, бәйгедә катнашу – бу бик кирәк сәламәтлек өчен дә. Сәламәт булыгыз барыгыз да, спортны яратыгыз!
#Татмедиа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев