САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Твои люди, село...

Рафаэль абый туксанда да тегү тегә

Бүген Шыгай авылында яшәүче авылның хөрмәтле кешесе Гәрәев Рафаэль Харрас улына 90 яшь тулды.

Ул Зәй районының Дүрт Мунча авылында туа. Җиде сыйныфны тәмамлагач ук, хезмәт юлын башлый. Пермь ягында ГЭС төзелешендә катнаша. 1954 елда армия сафларына чакырыла, Төньяк флотта хезмәт итә. Армиядән соң Шыгайга әйләнеп кайта. «1 Май» колхозында завхоз булып эшли, соңыннан шактый еллар терлекче булып хезмәт куя. Тормыш иптәше Мөбинә апа белән гаилә коруларына 67 ел булган. Бергәләп дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.

– Әтиебез – гаҗәеп кеше, барлык эшкә дә оста, – диләр балалары.

Рафаэль абыйны гомер бәйрәме белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина да котлау сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

Рафаэль абый турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев