Районның атна шәхесе – Рәфидә Диярова
Рәфидә Диярова Мөслим районының Мәлләтамак авылында туып-үскән кыз, 1980 елда Казан кооператив техникумын тәмамлый һәм юллама белән Сарман райпосына эшкә килә. Киләчәк язмышы Сарман белән бәйләнер дип, ул , бәлки, уйламагандыр да. Әмма райпога шулай ук юллама буенча эшкә килгән Мамадыш егете Дамир белән гаилә корып, алар Сарманда яшәп калалар,...
Рәфидә Диярова
Мөслим районының Мәлләтамак авылында туып-үскән кыз, 1980 елда Казан кооператив техникумын тәмамлый һәм юллама белән Сарман райпосына эшкә килә. Киләчәк язмышы Сарман белән бәйләнер дип, ул , бәлки, уйламагандыр да. Әмма райпога шулай ук юллама буенча эшкә килгән Мамадыш егете Дамир белән гаилә корып, алар Сарманда яшәп калалар, балалар үстерәләр, бүген инде оныклар сөяләр.
Рәфидә товар белгече булып эшли, соңрак универмаг директоры була. 2006 елдан исә Рәфидә эшмәкәр Нуруллинда өлкән товар белгече булып эшли. Эшен җиренә җиткереп башкара ул, нәтиҗәсе - район Советының, Татпотребсоюз һәм Роспотребсоюзның Мактау грамоталары белән бүләкләнүе. Ә 2010 елда РФ Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлегенең «За доблестный труд» күкрәк билгесенә лаек була. Менә юбилее уңаеннан да аңа муниципаль район Советының Мактау грамотасы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев