САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Бәширә Насыйрова халык җырчысы булды

«Үземне матур җырлыйм дип уйламый идем».

Җырчы, Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы әгъзасы Бәширә Насыйрова Татарстанның халык артисты булды. 

— Бик бәхетле хис итәм үземне, минем иҗатымны бәяләп, югары исем биргәннәре өчен рәхмәт, — диде Бәширә Насыйрова. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сәхнәдә инде 20 елдан артык җырлаганын әйтте. 

— Барлык җырларымны популяр дип саныйм, бигрәк тә чит төбәкләргә чыкканда күренә ул. Алар барлык җырларны беләләр, кушылып җырлыйлар, кайбер җырны төшереп калдырсаң, сорыйлар, запискалар язалар. «Гомер уза», «Шахта», «Балакаем», «Парлы мендәрләр» җырын сорыйлар. Нинди җырым телевидениегә керә, шул хит булып китә. 

Моның сере харизмадырмы, тавышта бер сихри җепсел, нечкә кылы, сөйкемле сөяге бардырмы… Әллә ихлас икәнне сизәләрме, аңлатып булмый аны, тамашачы яраткан кешесен үзе сайлый. 

30 яшьтән узгач, сәхнәгә уйламаганда чыктым. Ходайның рәхмәте белән тамашачы яратты да, аннары мин үземне тамашачыга кирәк итеп сиздем. Халыкның яратканын белдем дә, чыннан да бу минем эшем булырга тиештер, мин җырчы булырга тиештер дип уйладым. 

Нефть төбәгендә тугач, барыбыз да нефтьче булгач, мин дә шул өлкәдә идем. Матур җырлыйм дип уйламый идем үземне. Син матур җырлый дисәләр, шаярып, көлеп әйтәләр дип уйлый идем. Ышанмый идем. Мондый зур исем яңа җырлар яздыру өчен этәргеч инде ул, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Бәширә Насыйрова.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев