Дүрт җирлек яңа тракторлы булды
Районның Рангазар, Әлмәт, Ләке һәм Зур Нөркәй авыл җирлекләре республика бәйгесендә җиңү яуладылар һәм яңа тракторлы булдылар.
Республиканың авыл җирлекләре арасындагы "Татарстан Республикасы муниципаль районнарының административ үзәк булмаган авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар бирү" конкурсы җирле үзидарә органнарының халык тормышы сыйфатын яхшырту һәм авылның социаль мөһим проблемаларын хәл итү буенча эшчәнлеген стимуллаштыру, җирле мәсьәләләрне чишүгә өстәмә ресурслар җәлеп итү механизмнарын камилләштерү максатыннын үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев