САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зур Нөркәйдә Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды

Җиңүнең 71 еллыгын каршылап, Зур Нөркәй авылында һәйкәл янында митинг узды. Митинг алдыннан мәктәп укучылары патриотик җырлар белән һәм авылда беренче тапкыр үткәрелүче "Үлемсез полк" - бабалар портретлары белән парадка чыктылар. Митингны ачып, авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин һәм "Нөркәй" агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхеразиев сугыш һәм тыл ветераннарын Җиңү...

Җиңүнең 71 еллыгын каршылап, Зур Нөркәй авылында һәйкәл янында митинг узды. Митинг алдыннан мәктәп укучылары патриотик җырлар белән һәм авылда беренче тапкыр үткәрелүче "Үлемсез полк" - бабалар портретлары белән парадка чыктылар. Митингны ачып, авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин һәм "Нөркәй" агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхеразиев сугыш һәм тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котладылар. Авыл мулласы Котдус абый әрвахлар рухына багышлап дога укыды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары бәйрәм хөрмәтенә бик матур монтаж һәм концерт күрсәттеләр. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев