Зур Нөркәй мәктәбендә “Кызыл Тасма”акциясе узды
1 нче декабрь көнне Зур Нөркәй мәктәбендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган “Кызыл Тасма”акциясе узды.
Бу көнне 9 класс укучылары тасмалар тараттылар. Петелька белән тышланган кан төсендәге тасмалар СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы – безнең кызгану, СПИД тан башка киләчәккә ышаныч һәм ярдәм символы булып тора. Акциянең максаты – укучының игътибарын СПИД проблемасына җәлеп итү, ВИЧ лы кешеләргә карата толерантлы мөнәсәбәткә чакыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев