Районыбызның хөрмәтле кешесе, Сарман авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны Газдалов Мәхмүт Газдал улы да сайлаулардан читтә калмады. Ул бүген мәгариф бүлеге зданиесендә урнашкан 2531 нче санлы сайлау участогына килеп, үз тавышын бирде.
– Сайлауларда катнашу бик кирәк. Ил белән идарә итәчәк җитәкчеләрне сайлауда катнашмау – үзеңне алардан читләштерү, дигән сүз. Безнең ничек яшәвебез, илебезнең киләчәге сайлауларда ничек катнашуыбызга бәйле. Ил һәм халык белән җитәкчелек итәчәк кешеләрне якын-тирәдәгеләр, авылдашлар, дуслар белән киңәшеп сайлау дөрес була, – диде ул.

Мәхмүт Газдал улына 12 октябрьдә 97 яшь тулачак. Без аңа исәнлек-саулык, һаман шулай актив һәм күтәренке күңелле булып калуын телибез.
Нет комментариев