Зур Нөркәйдә җитәкчеләрне мактадылар
Зур Нөркәй авыл җирлегендә узган җыенга килүчеләрне, гадәттәгечә, җырлап каршы алдылар.
Сәнгать осталары катнашындагы концертны да чарада катнашучылар көчле алкышларга күмделәр.
- Бездә эшли дә, ял да итә белә халык. Җирлектә урнашкан оешмалар актив. Агрофирма ярдәменә таянабыз. Мәктәп коллективы зур булышлык күрсәтә, - диде җирлек башлыгы Әскать Сабитов үз чыгышында hәм узган ел эшләнгән эшләрне барлады.
"Нөркәй" агрофирмасы җитәкчесе Хәлил Шәйхеразыев авыл хуҗалыгы өлкәсендә башкарылган эшләргә тукталды. Участок инспекторы Рамис Сафин хокук саклау өлкәсендәге вәзгыять белән таныштырды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллинның чыгышы узган ел районда тормышка ашырылган программалар, аларга нигезләнгән эшләр хакында булды.
Соңыннан, авыл халкы исеменнән чыгыш ясап, Суфия Солтанова, Әлфия Шәрәфетдинова җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Аннан бүләкләүләр булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев