САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Зур Нөркәй мәктәбе китапханәчесе Бөтенрәсәй бәйгесенең призеры булып танылды

Агымдагы елның август-декабрь айларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм “Белем” Россия җәмгыяте” “Иң яхшы мәктәп педагог-китапханәчесе” Бөтенрәсәй бәйгесе оештырдылар.

Анда барлыгы 2832 катнашучы булып, шуларның 300е финал этабына үтте. Шулар исәбендә Татарстаннан 17 катнашучы була. Сарман районы Зур Нөркәй мәктәбенең педагог-китапханәчесе Зилия Сәхбетдиновага да уңыш елмая. Ул Бөтенрәсәй һөнәри осталык бәйгесенең призеры булып таныла. Без райондашыбызны тәбриклибез һәм киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев