САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Зөләйха апа дискәтүккә чакыра

2026 елның 10 январендә 20.00 сәгатьтә район мәдәният йортында «Гасыр дискотекасы» узачак.

Билет сатарга яшьләр арасында абруй казанган Зөләйха апаны чакырганнар. Моны шул чор кызлары hәм егетләре үзләре тәкъдим иткәннәр. "Билет урынына кулга печать суга иде, шунысы нык истә калган", - диләр алар. 

Зөләйха апа - берничә буынның ялын оештыруда якты эз калдырган шәхес ул. Аны бүгенге көндә дә хөрмәт белән телгә алалар, яшьлекләрен искә төшерәләр. Бәйрәм дискәтүгенә килүе дә үзенчәлекле булачак. 

Килми калмагыз, дуслар! Яшьлеккә кунакка чакыралар сезне. Кесә төбегезгә йөз сум акча тыгарга да онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев