Район үзәгенең Ленин урамындагы 61 нче йорт янында череп ауган, сүтелеп куелган коймаларга игътибар итми калмагансыздыр.
Сарман авыл җирлеге башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, биредә яңарту эшләре башкарылачак. Иске коймалар урынына үзара салым акчасына профнастилдан өр-яңа койма тотылачак. Ә хәзергә монда әзерлек эшләре алып барыла.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
Нет комментариев