Загсның 100 еллыгына – яшь гаилә
Быел илебезнең загс - гражданлык хәле актларын теркәү органнары үзләренең 100 еллык юбилейларын билгеләп үтәләр. Алар үзләренең эшчәнлекләрен 1917 елда - "Гражданлык никахы, балалар һәм гражданлык хәле турындагы актлар кенәгәсен алып бару турында"гы Совнарком һәм "Никахны өзү турында"гы декретлар кабул ителгәч башлыйлар. Бу һәм алардан соң кабул ителгән документлар бала...
Быел илебезнең загс - гражданлык хәле актларын теркәү органнары үзләренең 100 еллык юбилейларын билгеләп үтәләр. Алар үзләренең эшчәнлекләрен 1917 елда - "Гражданлык никахы, балалар һәм гражданлык хәле турындагы актлар кенәгәсен алып бару турында"гы Совнарком һәм "Никахны өзү турында"гы декретлар кабул ителгәч башлыйлар. Бу һәм алардан соң кабул ителгән документлар бала туу, никах һәм үлем-китемнәрне теркәү һәм контрольлек итү традицияләрен тамырдан үзгәртәләр. Загска кадәр бу эшләрне дин оешмалары башкара.
Бүген, 15 декабрьдә, матур юбилей уңаеннан район үзәгендә яшь гаилә - Нөркәй авылыннан Александр Музалевский һәм Азалактан Гөлгенә Сибгатуллиналарның никахын теркәү тантанасы үткәрелде. Аларны гомерләрендәге иң истәлекле көн белән район загс бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина һәм башкалар тәбрикләде. Һәр ике якның якыннары да яшьләргә иң җылы теләкләрен җиткерделәр.
Фото һәм язма авторы - Зөлфия Шарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев