Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада яшәүчеләр мәдәни чараларга билетларны МАКС мессенджерындагы «Госуслуги Культура» мини-кушымтасы аша сатып ала ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Сул аскы почмактагы төймәгә басып, шәһәрне сайларга һәм теләсә кайсы кино, музей, концерт яки күргәзмәне табарга мөмкин. Сервиста даталар буенча фильтрлар бар, алар чараны тизрәк эзләп табуны җиңеләйтә. Шулай ук «Пушкин картасы» буенча түләү мөмкинлеге булган чаралар да махсус билге белән күрсәтелгән. Билетны сатып алу исә оештыручының сайтында тәмамлана.
Мини-кушымтаны мессенджер эчендәге эзләү юлына «Госуслуги Культура» дип язып табарга була. Сервис Россиянең барлык төбәкләрендә дә эшли.
Нет комментариев