Юлтимер балалары бәхетле булу серен беләләр
20 нче март көнне безнең бакчабызда Бөтендөнья бәхет көне билгеләп үтелде.
Иң беренче балалар белән «Бәхет нәрсә ул?» дигән темага әңгәмә үткәрдек. Нәрсәдә генә күрми икән бәхетне бала күңеле! Шундый акыллы, матур фикерлэр әйтүләрен күреп бездә дә шатлык хисләре уянды. Аннары балалар төрле уеннар уйнап, биеп куүңел ачтылар, сөенеч һәм бәхет хисләрен кичерделәр, бер-берсенә елмаю бүләк иттеләр. Мондый шатлыклы, бәхетле мизгелләр балаларыбыз томышында көн саен кабатланып торсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев