Яшь педагогларның семинарлары узды һәм кемнәр "Clawbot IQ"роботын җыйганнар
Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә яшь педагоглар семинары узды.
Бүген Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә яшь педагоглар өчен семинар узды. Кунакларны балалар хәрәкәте әйдаманнары "Тормышка мәхәббәт белән күз сал!" дигән акция белән каршы алдылар. Укытучылар геометрия, инглиз теле, әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү,физик культура, җәмгыять белеме буенча ачык дәресләр, технология дәресе буенча мастер-класс һәм эшлекле уен күрсәттеләр. Технология укытучысы Рәсим Нуртдинов укучылар белән "Clawbot IQ"роботын җыю һәм универсаль мини - дрель ярдәмендә фанерда рәсем гравировкасы ясау эшен оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев