Янурыс балалар бакчасында тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклашты
Җәмгыять

Янурыс балалар бакчасында тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклашты

20 нче март көнне Янурыс авылының балалар бакчасында семинар булып узды.

Бу семинарда  "Каташ-Каран балалар бакчасы" тәрбиячесе һәм башка авыллардан да тәрбиячеләр катнашты. Янурыс балалар бакчасы тәрбиячесе Фәния Мавлавиева   балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән  бик матур шөгыль күрсәтте. Аннан соң Александровка һәм Каташ-Каран балалар бакчалары тәрбиячеләре бик эчтәлекле итеп презентация ясадылар. Бик күп мастер-класслар, дидактик уеннар күрсәтелде. Башваткычлар чишү семинарга узе бер кызыклык өстәде. Бик кирәкле, кызыклы тәҗрибәләр алып кайттык без бу очрашудан.


Нет комментариев