Якташыбыз "Муса Җәлилнең тууына 110 ел" истәлек медаленә һәм Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хатына лаек булды
Батырларның исемнәре мәңгелек. Советлар Союзы Герое, үлемсез "Моабит дәфтәрләре" авторы, яраткан патриот-шагыйребез Муса Җәлилне искә алу көннәрендә күңелне аеруча дулкынлану хисе били. Батырның көрәштәше - якташыбыз Зиннәт Хәсәнов исеме дә безгә бик кадерле. Беркөнне даими укучыбыз - Сарманда яшәүче Вәсимә апа Якупова редакциягә килеп (ул газетаны да бездән килеп ала),...
Батырларның исемнәре мәңгелек. Советлар Союзы Герое, үлемсез "Моабит дәфтәрләре" авторы, яраткан патриот-шагыйребез Муса Җәлилне искә алу көннәрендә күңелне аеруча дулкынлану хисе били. Батырның көрәштәше - якташыбыз Зиннәт Хәсәнов исеме дә безгә бик кадерле.
Беркөнне даими укучыбыз - Сарманда яшәүче Вәсимә апа Якупова редакциягә килеп (ул газетаны да бездән килеп ала), сөенече белән уртаклашты. Оныгы Мусин Дамир зур җиңү яулаган.
Дамир Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган.
- Мәктәптә укыган елларыннан бирле җәлилчеләрнең тормыш юллары, батырлыклары тарихы белән кызыксынды, - ди әнисе - сыйныфташым Диләрә.
Туганнарына карата хөрмәт, патриотизм хисе Дамирда каннан килә, чөнки бабасының туганы Зиннәт Хәсәнов була. Аның биографиясен тирәнтен өйрәнеп, тарихи белешмәләр, документлар туплап, ул тикшеренү эше яза. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу көнендә Яр Чаллы шәһәрендә ул эшкә зур әһәмият бирелә. Дамир, институтта укыганда, эшен Мәскәүдәге Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегенә тапшыра. Вәкиллек җитәкчесе һәм Муса Җәлилнең кызы Чулпан Дамирның эшенә зур бәя бирәләр, һәм якташ егетебез "Муса Җәлилнең тууына 110 ел" истәлек медаленә, Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хатына лаек була. Без Дамирны зур җиңүе белән тәбрик итәбез һәм тормышында зур уңышлар телибез.
Сүз уңаеннан
Бүген бөек шагыйрь, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе Лауреаты Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев