29 ноябрьдә Яхшыбай авыл клубында "Әнкәй белән үстек бер йодрык" дигән бәйрәм кичәсе узды.
Бәйрәмгә күп балалы өлкән, урта буын һәм яшь әниләр, аларның балалары, оныклары чакырылды. Өлкән буын истәлекләре белән уртаклашты, яшьләргә киңәшләрен бирде. Балалары әниләренә бүләкләр тапшырдылар, иҗади чыгышлар күрсәттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Һәркем бәйрәмнән канәгать булып кайтып китте.
Нет комментариев