Хөмәйрә апаны 95 яше белән тәбрикләделәр
Шәрләрәмә авылында яшәүче Хуҗина Хөмәйрә Орканетдин кызын олуг юбилее белән балалары, онык-оныкчыклары, хәтта оныгының 3 айлык оныгы Айлинә дә котлады.
Юбилярга район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чәчәк бәйләме бүләк итте, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, "Шәфкать" үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина да кадер-хөрмәттә яшәвен, саулык, күңел тынычлыгы, балалар куанычы теләделәр.
- Бу яшькә җитүем өчен, мин балаларыма, бигрәк тә киленем Фәниягә олы рәхмәтлемен. Ул минем бәхетемә туган бала булды, бик тәрбияли. Аллаhка шөкер, кадер-хөрмәттә яшим мин, - диде Хөмәйрә апа, озын гомер итү серен ачып.
Гел хәрәкәттә ул, бер дә тик утыруны белми. Әле авылдашы Мөбинә апаларга каз өмәсенә барган беркөнне. Сугым чорында иң оста итеп эчәге чистартучы да Хөмәйрә апа булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев