Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хезмәттәшебезнең исеме Мактау тактасына кертелде

«Сарман-информ» филиалының версткалау операторы Нәзирә Шәймәрданова күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Татарстан Республикасының «Электрон мактау тактасы»на кертелде.

Мәгълүм булганча, Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, республиканың иң яхшы хезмәткәрләрен билгеләү һәм аларның һөнәри казанышларын ачыктан-ачык таныту максатыннан, “Электрон мактау тактасы” булдырылды. gordost.tatar.ru цифрлы платформасында меңләгән кешенең фоторәсемнәре, хезмәт казанышлары урнаштырылган. Проект лауреатлары арасында безнең хезмәттәшебез – 40 елдан артык гомерен фидакарь хезмәткә багышлаган “ТАТМЕДИА” җәмгыятенең “Сарман-информ” филиалы версткалау операторы Шәймәрданова Нәзирә Гатуф кызы да бар. Бу – аның күпьеллык намуслы хезмәтенә, профессиональлегенә югары бәя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев