САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Хатын-кыз булу ул – сайлау мөмкинлеге», – ди Җәлил кызы

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан без гүзәл затлар арасында сораштыру үткәрдек. Сезгә аларның фикерләрен тәкъдим итәбез.

– Эшем миңа бик ошый. Үзем турында сәхнә кешесе һәм иҗади шәхес дия алам, шуңа вазифаларым да авыр тоелмыйлар. Интернатта тәрбияләнүчеләрне дә бик яратам.

Безнең вакытта хатын-кыз булу ул – сайлау мөмкинлеге. Аны гомер озынлыгындагы сәяхәт дияр идем. Бу – үз-үзеңне өйрәнү, үзенчәлекләреңне кабул итү һәм даими үсеш процессы. Һәрбер хатын-кыз – уникаль.

Улым туганчы, миңа бөтен нәрсә дә мөһим тоела иде. Бала тапкач, дөнья үзгәрә икән. Үзең турында уйлау, йокы, шәхси вакыт – барысы да икенче планга кала. Әни булгач, һәрнәрсәгә әзер торасың, тиз арада күп эшләрне башкарырга өйрәнәсең. Якынлашып килүче бәйрәмебез уңаеннан, барлык хатын-кызларга 8 Мартта гына түгел, ел буе игътибар үзәгендә булуларын телим. Күзләрегез шатлыктан балкысын, күңелегез яратудан җылынсын! – диде Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортының мәдәни чаралар оештыручысы Диләрә Никулаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев