«Халык инспекторы»нда татарстанлылар 5,6 млн сум эшләп өлгергән
«Халык инспекторы» кушымтасында 2024 елның сентябреннән юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылу турында хәбәр иткән өчен акчалата бүләк алып була. Бу вакыт эчендә татарстанлылар түләүле 7 категория буенча 12 меңнән артык гариза тапшырган һәм 5,6 млн сум эшләп өлгергән, дип хәбәр итә ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Рекордчы – 226 гариза җибәреп, 275 мең сум алган республика кешесе. Икенче урында – 209 гариза өчен 260,8 мең сум эшләгән кулланучы.
«Халык инспекторы» системасында татарстанлылар Дәүләт автоинспекциясенең ярдәмчесенә әверелә һәм административ хокук бозуларны вакытында ачыкларга ярдәм итә.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Илья Начвин сүзләренчә, бүген бу кушымта – гади хәбәр итү чарасы гына түгел, ә республика юлларында иминлекне күтәрүнең чын коралы. Кушымтада 199 меңнән артык уникаль кулланучы теркәлгән. Аларның иң яше – 17, иң өлкәне – 67 яшьтә.
Кушымта аша түләнгән штраф суммасының 25 процентын алып була. Система гаризаны эшкәртүне тизләтү өчен урынны автоматик рәвештә билгели.
Белешмә өчен: «Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2014 елда юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм төзекләндерү бозылуларын видеога теркәү өчен эшли башлаган. 2024 елның сентябрендә кушымтаның яңартылган версиясе чыкты, ул түбәндәге җиде категория буенча бозылу турында хәбәр иткән өчен акчалата бүләк алырга мөмкинлек бирә:
- кызыл утка үтү;
- каршы як полоса буйлап хәрәкәт итү;
- светофорның тыю сигналы вакытында стоп-сызык артына чыгу;
- хәрәкәт вакытында телефон куллану;
- каешны эләктермәү;
- җәяүлене үткәрмәү;
- транспорт чарасыннан чүп ыргыту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев