САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хаҗиәхмәт абый юбилеенда җырлап та алды

Бүген Илексаз авылында яшәүче тыл ветераны Гыймазетдинов Хаҗиәхмәт Сәлах улына 95 яшь тулды.

Ул шушы авылда туып-үсә, шушы авылда гомер кичерә. Сугыш башлану сәбәпле, 6 гына класс укып кала. Өч елдан артык армия сафларында хезмәт итә, Украина, Мәскәү якларында була. Тормыш иптәше Зәйнәп апа белән ике ул, бер кыз үстерәләр, тик Зәйнәп апа бакыйлыкка шактый иртә күчә. Яшьли ялгыз калгач, Хаҗиәхмәт абый әнисен тәрбияли. Соңыннан Мөсәббиха апа белән тормыш корып, аның белән 25 ел яши. 70 яшькә кадәр колхозда эшли. Бүгенге көндә балаларының игелекләрен, сигез оныгы һәм 8 оныкчыгының куанычларын күреп яши.

Хаҗиәхмәт абыйны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Котлау сүзләрен шулай ук Илексаз авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин, ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова җиткерделәр, юбилярга сәламәтлек, бәхетле картлык теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев