Волейбол буенча районара ачык турнир үтте
Спорт

Волейбол буенча районара ачык турнир үтте

Кичә "Айтуган" универсаль спорт залында волейбол буенча районара ачык турнир узды.

Анда Сарман, Мөслим, Әлмәт, Актаныш районнарыннан 8 команда катнашты. Нәтиҗәдә Сарман волейболчыларының җыелма командасы җиңү яулады. Икенче урында - Әлмәтнең "Система-сервис", өченчедә шәһәрнең "Селфи" командалары булды. Җиңүчеләрне уеннарның спонсоры Эдуард Мәкъсүмов белән берлектә район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, медаль, Кубок, аерым номинацияләрдә танылучыларга истәлек бүләкләре тапшырды.


Нет комментариев