Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Ватанны саклау – бурыч һәм намус!» патриотик акциясе Татарстанда старт ала

Сентябрь аенда Татарстанның дүрт шәһәр һәм районында мәгълүмати-патриотик чаралар сериясе узачак. 5 сентябрьдә акция Казанны һәм Яшел Үзән районын колачлаячак, 8 сентябрьдә исә Чаллыда һәм Алабуга районында дәвам итәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Чараның төп максаты — яшь буында патриотик тәрбия формалаштыру, Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү. Акция шулай ук чик буе хезмәтенең әһәмиятен аңлатуга, яшьләрнең ил иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге һөнәрләргә кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән.

Катнашучылар өчен Россиядән чик сакчыларының һәм куркынычсызлык органнары хезмәткәрләренең батырлыгы, каһарманлыгы турында сөйләүче очрашулар оештырыла. Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте чик буе хезмәте ветераннары һәм хезмәткәрләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

Акция барышында тематик күргәзмәләр эшләячәк. Шулай ук Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте Үзәк чик буе ансамбленең концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев