САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урта Кәшердә гореф-гадәтләргә тугрылык саклыйлар

Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә, кул эшләрен кыстырып, кич утырырга йөргәннәр.

Милли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, җеп эрләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар, табышмаклар, мәкальләр әйтешкәннәр, тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр. Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды.
Традицияләрне яңадан торгызу, искә төшерү максатыннан, Урта Кәшер авылының уңган хуҗабикәләре Гайфуллина Мәръям апаның өендә кич утырырга җыелдылар. Алар жырлар җырлый-җырлый йон яздылар, җеп эрләделәр, бәйләү бәйләделәр. Мәрьям апаның тәмле кабак бәлешен ашап, хуҗабикәләрнең алып килгән салатлары, пешереп килгән тәмле күчтәнәчләре белән чәй эчтеләр. Һәр килгән кеше күтәренке кәеф белән кайтып китте бу күңелле чарадан.
Фото

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X