Уфада татар теленә һәм мәдәниятенә багышланган зур проект эшли башлады
Башкортстан Башлыгы гранты ярдәмендә Уфа Фән һәм технологияләр университетында татар филологиясе кафедрасында мөһим эш башланды. Профессор Алмас Шәйхулов үз васыяте буенча кафедрага калдырган шәхси китапханә хәзер цифрлы форматка күчерелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Әлеге эш «Башкортстан Республикасында татар теле һәм мәдәниятен өйрәнүгә фәнни-методик ярдәм» проекты кысаларында алып барыла. Проектны «Татарлар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк оешмасы тормышка ашыра.
Профессор Шәйхуловның китапханәсендә татар тел белеме, әдәбият, төрки филология, фольклор, тарих, педагогикага караган кыйммәтле хезмәтләр тупланган. Хәзер кафедраның беренче һәм икенче курс студентлары бу китапларны тәртипкә сала, исемлекләр төзи, ә иң әһәмиятлеләрен цифрлаштыра. Максат – галим мирасен саклап калу гына түгел, ә аны студентлар һәм фәнни тикшеренүчеләр өчен дә уңайлы итү.
Студентларга кафедра мөдире Альбина Хәлиуллина, доцентлар Илдус Фазлетдинов һәм Гөлсинә Гайнуллина ярдәм итә. Алар китап фонды белән эшләүне, басмаларны тасвирлау һәм электрон база төзүне өйрәтә.
Проект кысаларында ким дигәндә ун фундаменталь хезмәтне тикшереп, аларны цифрлаштыру, шулай ук фәнни мәкаләләр әзерләү көтелә. Моннан тыш, кафедра кабинеты яңа җиһазлар, планшетлар белән тәэмин ителәчәк.
Бу эш – тик китапларны тәртипкә салу гына түгел. Ул – татар фәненә зур өлеш керткән галимнең мирасын яңа технологияләр ярдәмендә саклау, яшь буынга җиткерү. Шуңа күрә бүгенге хезмәт татар филологиясенең киләчәге өчен мөһим адым булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев