Мортыш-Баш авылында яшәүче Шиһапова Үәрәкә Мирсәет кызына 90 яшь тулды.
Олуг юбилее белән ветеранны Илексаз авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды. Авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова, җирлек башкарма комитеты секретаре Зилә Салихова, балалары, оныклары да юбилярга сихәтлек, бәрәкәтле гомер теләделәр.


Үәрәкә апа Киров өлкәсендә дөньяга туа. Әтисе белән әнисе бу шәһәргә Сарман районы Бикасаз авылыннан эшкә киткән җирләреннән урнашып калалар. Бөек Ватан сугышы башлангач, кире туган авылларына әйләнеп кайталар. Кыз Мортыш-Баш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Берничә ел Бөгелмә шәһәрендә эшләгәч, иптәш кызлары белән Ташкент якларына чыгып китә ул. Анда төзелештә, бакчачылыкта эшли.
1960 елда ялга кайткач, Мортыш-Баш авылы егете белән танышып, шунда кияүгә чыгып кала. Тормыш иптәше Фаиз абый тирә-як авылларда беренче балта остасы була. Ул бизәкләп ясаган йортлар әле дә матур булып аерылып торалар. Үәрәкә апа күп еллар авыл фермасында эшли. Алар биш бала тәрбияләп үстерәләр, аларга белем алырга ярдәм итәләр. Кызганычка каршы, 74 яшендә тормыш иптәше вафат була. Үәрәкә апа үзләре төзегән йортны таркатмыйча, барлык балаларын, оныкларын каршы алып, озатып калып, аларга зур терәк булып яши. Бүгенге көндә 10 оныгы, 16 оныкчыгы өчен ул – иң яраткан әби.

Нет комментариев