САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Тәртип» тапшырулары Яр Чаллы шәһәрендә FM ешлыгында эфирга чыга башлады

Тапшыруларны тыңлау өчен Чаллыда 90,2 FM ешлыгына кушылырга кирәк.

«Тәртип FM» радиосы тапшыруларын бүгеннән башлап тәүлек әйләнәсендә Яр Чаллы шәһәрендә 90,2 ешлыгында тыңлап була. Бу турыда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыков хәбәр итте.

Чаллыдагы FM ешлык — Татарстанда «Тәртип» тапшырулары тәүлек буе трансляцияләнә торган икенче ешлык (беренчесе Казанда, 93,1 FM). Моңа кадәр дүрт елга якын әлеге тапшырулар чикләнгән сәгатьләрдә «Болгар» радиосы эфирында чыгып килде. Татар җәмәгатьчелеге күп тапкырлар «Тәртип»нең тәүлек әйләнәсе эшләвен сорады. Август уртасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хөкүмәте ярдәме белән «Тәртип» тапшырулары FM ешлыкларда бара башлады, тапшырулар редакциясе исә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте карамагына күчте.

«Чаллы шәһәрендә һәм якын-тирә районнарда татар мәдәнияте, сәнгате белән кызыксынучылар бик күп, бу шәһәрне татарның милли-мәдәни үзәкләренең берсе дияргә була. Шуңа да Чаллыда «Тәртип“не көткән аудитория бик зур дип фаразлыйбыз. Биредә безнең «Күңел» радиосы уңышлы эшли иде, инде менә «Тәртип» тә Чаллыга килә. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Республика көне уңаеннан Чаллы халкына шундый бүләк ясаганы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка рәхмәтләребезне җиткерәбез», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

«Тәртип» нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова тапшыруларның берьюлы ике FM ешлыклы булуын могҗизага тиң күренеш булуын искәртте. «Хәзер инде безгә президентыбызның һәм тыңлаучыларыбызның ышанычын акларга тырышырга кирәк. “Тәртип” озак яшәр һәм уңышлы эшләячәк дип ышанам», — диде ул.

Реклама

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Тәртип»нең әһәмиятен билгеләп, татар халкының аны бик яратуын әйтте. «Миңа „Тәртип“ бик ошый, мин аңа бик теләп ярдәм иттем, аны тыңлаучылар да бик ярата. Беренчедән, анда татар моңы, икенчедән — милләт һәм дин. Аны кеше бик көтеп алды», — диде ул.

«Тәртип»нең форматына килгәндә, Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә,  аның нигезен элеккечә саклап калачагын әйтте. «„Тәртип“ бүтән форматта эшли дигән сүз түгел, ул нигезен саклап калачак. Аның девизы да „үткән белән көткән арасында күпер салу“ дип атала. Үткәннең әйбәтен, бераз югалыбрак торган чордан өстерәп алып, шушы көткәнгә, киләчәккә, яшьләргә җиткерү һәм бүгенгенең дә өметлесен күрсәтү», — диде баш мөхәррир.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев