Татарстан халкын Урман хуҗалыгы министрының фейк аккаунты турында кисәтәләр. Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Равил Кузюров исеменнән ялган хәбәрләр таратыла, дип яза «Татар-информ» МА.
Ялган аккаунттан килгән хатларга ышанмаска, шәхси мәгълүматны бирмәскә һәм шикле сылтамалар буенча үтмәскә киңәш ителә. "Аккаунтның чынлыгын тикшермичә, хатларга җавап бирмәгез", – дип өндәделәр министрлыкта.
Нет комментариев