Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстанда томан булачак
6 август төне һәм иртәсе республика территориясендә урыны белән томан көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
Болай начар күренүчәнлек шартларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка саклык чараларын үтәргә тәкъдим итә.
Ведомство гражданнарга юллардан чыгу өчен җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә кулланырга, балаларны караучысыз калдырмаска, ә өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә кирәкле ярдәм күрсәтергә өнди.
Районда да шундый ук һава торышы булуы ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев