Әти - әниләр имтихан бирделәр
Әти - әниләр имтихан бирделәр.
17 апрельдә Җәлил поселогы гимназиясендә әти-әниләр туган (татар) телдән бердәм республика имтиханы (БДИ) тапшырдылар. Имтихан әти-әниләрне татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыру тәртибе белән таныштыру максатыннан оештырылды. Ул өч категориядә үткәрелде: татар милләтеннән булмаган кешеләр өчен; татар телен уртача дәрәҗәдә үзләштерүчеләр өчен; татар телен камил үзләштерүчеләр өчен.
Әлеге чарада 20 кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев