САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

Бүген район Советында террорга каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Аны комиссия рәисе — район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Комиссия эшендә ТР буенча РФ Федераль иминлек хезмәте идарәсе бүлеге начальнигы Андрей Пискунов катнашты.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев 30 август — Татарстан Республикасы Көне, 1 сентябрь — Белем көне уңаеннан бәйрәм чараларын уздыру чорында җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү, террорчылык һәм экстремистик күренешләрне профилактикалау буенча өстәмә чаралар турында чыгыш ясады. Белем бирү объектларының яңа уку елына әзерлеге хакында мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова сөйләде. «Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының спорт тренерларын профилактик эшкә җәлеп итү турындагы тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру барышы һәм нәтиҗәләре турында» сүз район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфановка бирелде. Рангазар авыл җирлегендә террорга каршы чаралар, профилактик эшләр, алда торган бәйрәмнәргә әзерлек мәсьәләләренә җирлек башлыгы Айназ Шәрипова тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев