Тату сыйныф укучылары Анападан кайттылар
2016 елдан башлап, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләре арасында “Тату сыйныф серләре” бәйгесе оештыра.
Быел анда катнашкан Сарман урта мәктәбенең 6 в сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре җиңү яуладылар. Кара диңгез ярындагы ял лагерена юллама сыйныф укучылары өчен зур тырышлыклары өчен лаеклы бүләк булды.
Шат күңелле, бик канәгать йөзле кызлар һәм малайларны Казан тимер юлы вокзалыннан әти-әниләре озатып калган мизгелләрне статуслар аша без дә күзәттек. Күптән түгел җиңүчеләр Анападан кайттылар. “Рәхәтләнеп ял итегез, кайткач, хис-тойгыларыгыз белән уртаклашырсыз”, - дигән идем сыйныф җитәкчеләре Венера Рафиз кызына.
- Ял бик ошады. Без Краснодар өлкәсенең Витязево поселогындагы “Глобус” лагеренда булдык. Һәр көнебез бик актив, төрле чараларга бай булып, күңелдә әйтеп бетерә алмаслык тәэсирләр калдырды. Мондый яллардан соң тагын яллар кирәк, диләрме әле? (авт. - көлә). Көн саен яңа биремнәр үтәдек, яңа дуслар таптык. Төркемебездә 14 бала гына булуына карамастан, без һәр биремгә креатив якын килергә тырыштык, анда да үзебезне алдынгылар рәтендә таныттык. Калган отрядларда 34әр бала иде. Укучыларым гел башка яктан ачылдылар. Алар мөстәкыйль булдылар, һәр нәрсәгә җаваплы карадылар. Шунысы куандыра: әлеге ял безне тагын да берләштерде, бер-беребезне күрергә, тыңларга ярдәм итте, - диде укытучы.
Ә бәйгедә катнашу теләге узган ел ук күңеленә кереп урнаша аның. Ата-аналар комитеты әгъзасы буларак, Җәлил икенче санлы урта мәктәбе укучыларының катнашканын күзәткәч, үзе алдына максат куя: “Без дә әлеге сәхнәдә булырга тиеш”, - ди. Бәйге игълан ителү белән, әти-әниләргә үз фикерен җиткерә, ә алар, ныклап төшенеп бетмәсәләр дә, сыйныф җитәкчесенең тәкъдимен хуплыйлар гына. Шуннан башлана да инде әзерлек эшләре. Чыннан да, җиңүгә максатчан киләләр алар.
Җәй буе әзерлек концепциясен төзедем. Әти-әниләргә рәхмәтлемен, бик теләп булыштылар. Кемдер кул эшләре башкарды, кирәкле әйберләрне ясады, күргәзмә әзерләнде. Районда җиңү яулау авыр булды, димәс идем. Алда зона ярышлары көтә иде. Башка районнардан да “иң-иң”нәр белән ярышу тагы да зур җаваплылык, тырышлык таләп итте. Җитмәсә, жюри әгъзалары быелгы командаларның аеруча көчле булуларын әйттеләр. Без бер механизм кебек идек, чөнки кемдер репетициягә килмәсә дә, нәтиҗәсе булмас кебек тоелды. Бердәмлек, балалар үҗәтлеге, әти-әниләр ярдәме булган авырлыкларны җиңәргә көч өстәде. Мәсәлән, бер этапта, реквизитлар автобуста онытылып калып, соңыннан чыгыш ясарга рөхсәт иттеләр. Финалда кинәт микрофон эшләми башлады, балалар, кычкырып сөйләп, ситуациядән бик оста чыктылар. Шәүләләр театрында ут сүнде, аңа бик борчылдык. Әмма ләкин безнең тырышлыкны күрделәр, барысы да уңышлы булды. Нәтиҗәдә, без өченче урынны яуладык, - дип дәвам итте сүзен Венера Хөсәенова.
Бәйге шартлары буенча барлык призлы урыннар да финалга үтәләр. Алда тагын 17 команда очраша. Нәтиҗәләр буенча дүрт команда җиңүче дип табыла. Алар арасында безнекеләр дә була. Шул мизгелдәге кичерешләре белән дә без укучыларның, әти-әниләрнең ватсап төркемендәге статуслары аша күзәтеп, алар өчен сөенеп тордык.
Лагерьдә ял иткәндә дә, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар кызлар һәм егетләр. Бию батлында беренче урынга лаек булалар. Спорт буенча, пионербол уйнап, кызлар икенче урынны алалар. Барлык чараларда актив катнашканнары өчен дә бүләклиләр әле үзләрен.
Сыйныф җитәкчесенең тынгысызлыгы аерым игътибарга лаек. Аның белән очрашкан саен, бәйге барышы хакында сөйләшкәли идек. Чыгышның сценариен дә ул үзе язган, видеоларын да ясаган. Әле күпме йокысыз төннәр уздыргандыр. Өстәмә эзләнүләре дә эзсез калмый. Әти-әниләрнең аңлавы, ярдәме тагын да зур җиңүләргә рухландыра. Киләчәккә дә матур планнар, яңа идеяләр белән яши Венера Рафиз кызы. Бәйгеләрдән курыкмыйлар алар. Бәйрәмнәрне дә бергә күңелле итеп үткәрәләр. Кыскасы, чыннан да, бердәм, тату һәм үрнәк сыйныф алар.
Гөлнара Хәйбрахманова, Ираданың әнисе:
Әлеге конкурс, анда җиңү барыбызны да бер зур гаилә итеп туплады, тагын да дуслаштырды. Без яңадан мәктәп елларына кайткандай булдык, үзебезне 15 яшьлек кызлар һәм егетләр итеп хис иттек. Балаларыбызның хис-кичерешләрен әйтеп-аңлатып кына була торган түгел. Әле дә сөйләп туя алмыйлар. Класс җитәкчебез Венера Рафизовнага, безгә ярдәм иткән барлык укытучыларга, мәктәп директоры Лилия Рәис кызына зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Ирина Сафарова, Замираның әнисе:
Балалар бик нык ошатып, яңа дуслар табып кайттылар. Иң мөһиме — алар бит үзләренең сыйныфлары белән бардылар. Бу — сирәк була торган хәлдер, минемчә. Ял аларны тагын да берләштерде, алар бербөтен булып, ныграк дуслашып кайттылар. Араларында күпчелегенең бию түгәрәгәнә йөрүе дә зур плюс булган. Юкка гына 600гә якын бала арасында беренчелекне яуламаганнар. Хәтта “Мисс һәм миссис” исемнәренә лаек булганнар. Минем кызым — “Мисс Елмаю”, Тимур — “Мистер Харизма” булып танылганнар. Үзләренең укытучылары әйдәман булуы да зур бәхет бит. Ул аларны болай да бик яхшы белә иде, 21 көн эчендә тагын да якынайганнар.
Замира Сафарова, укучы:
Миңа ял бик ошады. Үземнең классташларым белән бик күңелле смена үткәрдем. Укытучыбыз Венера Рафизовнага, безне үз балаларыдай якын күргәне өчен, аерым зур рәхмәт әйтәсе килә. Лагерьда Мөслим, Казан, Әлмәт, Мамадыштан яңа дуслар таптык. Анападагы табигать бик матур. Парклар, анда утыртылган розалар үзенә тартып торалар. Анда килеп төшкәч, шаккатып, без аларны иснәп йөрдек. Ашату бик ошады, тәмле-тәмле әйберләр бирделәр, хәтта төнге ужинга печенье, вафли, сок, җиләк-җимеш каралган иде. Гомумән алганда, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Сыйныф “копилка”сында сакланып калырлык истәлекле вакыйгалар күп булды.
Тимур Вәлиев, укучы:
Лагерь бик матур җирдә урнашкан, һава торышы да рәхәт, кызу иде. Тәмле ашаттылар, дискәтүкләр күңелле үтә иде. Гомумән, безнең тик торган булмады: иртәбез зарядкадан башланып китсә, көн саен яңа квестлар, батллар уздырылды. Көчле дулкыннар аркасында, эчкә кереп йөзеп кенә булмады, шунысы гына үкенечкә калды.
Лилия Сапарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев