Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Татмедиа» яшьләре интернеттагы куркынычлар турында сериал төшергән

«Татмедиа» каршындагы Яшьләр советы балаларны челтәр аша җинаятьләргә тартуны булдырмау максатыннан «Без челтәрдә нәрсә эшлибез» дигән роликлар сериясе әзерләгән. Бу хакта КФУның визуаль мәгълүмат лабораториясе мөдире, «Татмедиа» Яшьләр советы әгъзасы Салават Мөхәммәдуллин сөйләде, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.

Проект авторлары тамашачыны яшүсмернең үз күзе аша күрсәтергә тырышкан. Скрин-лайф форматы сайланган — бу ысул экран аша кулланучының социаль челтәрләрдәге эшчәнлеген, язышуларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. «Бу — яшьләр өчен бик аңлаешлы визуаль рәт», — дип билгеләде Мөхәммәдуллин.

Проектта Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре эксперт сыйфатында катнашкан, ә сериал Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссиясе экспертизасын узган. Сюжетлар реаль очраклар нигезендә төзелгән.

Сериал 7 роликтан тора, һәрберсе 2 минут чамасы. Бу формат кыска видеоларга күнеккән заманча яшүсмерләр өчен иң уңайлысы.

Төп герой — Артем. Аның тарихы җиңел акча эшләү теләгеннән башлана, әмма бу коточкыч нәтиҗәләргә китерә. «Без Артемнан герой ясамадык, киресенчә, аның уйлап бетерелмәгән эшләренең җәзасыз калмавын күрсәтергә омтылдык. Безнең бурыч — мошенниклык механизмының ничек эшләвен ачыклау», — дип аңлатты спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев