Татарстанның Электрон мактау тактасында 3,6 меңнән артык педагог исеме бар
«ТРның Электрон мактау тактасы» платформасында 3,6 меңнән артык педагогик хезмәткәрнең исеме теркәлде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда узган республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте, дип хәбәр итә ИА «Татар-информ».
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.
«Безнең Электрон мактау тактасы эшли башлады. Анда инде 3640 укытучы, тәрбияче, җитештерү өлкәсендә укыту остасы исеме теркәлгән», – диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүче барлык педагоглар белән горурлануын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев