Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанның авыл җирендә яшәүче әниләргә дәүләт ярдәме икеләтә артты

Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче балалы әниләргә республика бюджетыннан бирелә торган бер тапкырлы түләүләр күләме ике тапкыр артты.

Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Дәүләт Советы утырышындагы «Хөкүмәт сәгате»ндә белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Министр әйтүенчә, 2026 елда республика бюджетында балалы гаиләләргә булышу өчен 30,6 миллиард сум акча каралган.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән авылда даими яшәүче хатын-кызларга ярдәм чаралары сизелерлек арттырылды:

 * 100 мең сум — 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан авыл әниләренә бирелә (элек 50 мең сум иде);

 * 200 мең сум — 29 яшькә кадәр өченче баласын дөньяга китергән әниләргә түләнә (элек 100 мең сум иде).

«Татарстанда уникаль ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Бу программаның конкрет нәтиҗәләре дә бар: әлеге ярдәмне алган 16,4 мең хатын-кызның һәр бишенчесе (18 проценты) 29 яшькә кадәр үк күп балалы әни булды», — дип басым ясады Эльмира Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев