Татарстанның 120 педагогы ясалма фәһем серләрен үзләштерә
Казанда республика көллиятләре укытучылары өчен ясалма фәһем буенча махсус курслар старт алды. Сыйныфтан тыш шөгыльләр алып бару методикасын үзләштерергә 120 педагог җыелды. Аларга предприятиеләр ихтыяҗлары өчен цифрлы ярдәмчеләр – тармак ясалма фәһем-агентлары төзергә өйрәтәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгыннан хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.
Укулар Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында оештырылды. Республиканың 70 мәгариф учреждениесеннән килгән педагоглар арасында быел «Педагог – ясалма фәһем түгәрәге җитәкчесе» конкурсында җиңү яулаган 100 укытучы да бар.
Курслар ачылышында ТР цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев катнашты. Ул Татарстан ясалма фәһемне гамәли куллану программасын беренче булып эшләгән төбәк икәнен искәртте.
Хәзер педагоглар теоретик белемнәрен дистанцион рәвештә ныгытачак. 29 июньнән 1 июльгә кадәр алар йомгаклау дәресләре һәм аттестация тапшыру өчен Казанга кайтачак.
Исегезгә төшерәбез: республиканың 100 мәктәбендә V-VIII сыйныф укучылары өчен ясалма фәһем түгәрәкләре эшләячәк. Моннан тыш, югары уку йортларын тәмамлаучылар «Ясалма фәһем өлкәсендә алгарыш» гранты буенча чит илдә белем алып, аннары Татарстан предприятиеләрендә эшли алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев