САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның баш терапевты ковидка каршы прививка ясарга ярамаган очракларны әйтте

Аллергия реакцияләре булганда прививка ясатуга сак карарга кирәк.

Covid-19 авыруыннан вакцинацияләүгә вакцинаның нинди дә булса компонентына аеруча сизгерлек яки анамнездагы авыр аллергия реакцияләре керә, әмма соңгыларын гадәти аллергия белән бутарга кирәкми.

Бу хакта журналистларга вакцинация турында лекциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты һәм Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы Диана Габделганиева сөйләде.

«Прививка ясарга ярамаган очракларга аллергик реакцияләр керә. Тик бу поллиноз, сезонлы аллергия турында түгел. Пациентлар еш кына әйткәнчә, алар аллергияле бронхит яки тузанга аллергия булганга, прививка ясатмыйбыз ,диләр. Ә болар каршы күрсәтмәләргә керми», — дип искәртте спикер.

Моннан тыш, кискен авырулар яки күптән түгел инсульт яки инфаркт кичергән кешегә, прививка ясатырга ярамый. Кискен халәттән чыкканнан соң, йогышлы авырулардан соң ике атна, ә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан соң бер айдан вакцинацияләнергә мөмкин.

Бавыр һәм бөерләрнең хроник авырулары, эндокрин авырулар, эпилепсия, миокардитлар, эндокардитлар, перикардитлар вакытында вакцинацияләнүгә сак карарга кирәк. Габделганиева аңлатканча, бу авырулар булганда прививка ясатырга мөмкин, ләкин авыруның иң көчле вакытында түгел. Симптомнар басылгач, прививка алырга була.

Аутоиммун авырулары һәм яман шеш авырулары булганда, авыруның минималь активлыгы яки ремиссиясе булса, вакциналаштырырга мөмкин, дип өстәде Диана Габделганиева.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/08-07-2021/tatarstanny-bash-terapevty-kovidka-karshy-privivka-yasarga-yaramagan-ochraklarny-ytte-5829635

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев