«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Берләшкән кредит бюросы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Татарстанда яшәүчеләрнең якынча 16 проценты кредит алуга үз-үзенә чикләү куйган. Бу мөмкинлектән республикада 642 меңнән артык кеше файдаланган.
2026 елның августында гына да татарстанлылар чикләүләр кертү буенча — 19,6 мең, ә аларны кире алу буенча 7,85 мең гариза биргән. Сервис эшли башлаганнан бирле республика халкы кредитларга чикләү куюга — 810 мең, ә куелган чикләүләрне гамәлдән чыгаруга 104 мең мөрәҗәгать юллаган.
Ил күләмендә бу хезмәт бүгенге көндә 21,97 миллион гражданда гамәлдә тора. Россия буенча алдан куелган чикләүләрнең 12,4 проценты кире алынган. Август аенда сервиска сорау бераз кимегән: чикләү кую буенча гаризалар саны июль белән чагыштырганда 18,4 процентка азайган.
Кредитлардан саклану чарасын күбрәк 35–45 яшьлекләр һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр сайлый. Россиялеләрнең төп өлеше (91,6 проценты) кредитларга тулысынча чикләү куюны хуп күрә. Халыкның активлыгы буенча Татарстан Мәскәүне (15 процент) уздыра, әмма 27 процент күрсәткеч белән лидер булган Мурманск өлкәсеннән калыша.
Нет комментариев