Атна ахырында Татарстан халкын, шул исәптән Сарман районында яшәүчеләрне дә, Ватан сакчысы көне уңаеннан озын яллар көтә.
Биш көнлек эш атнасы буенча хезмәт куючылар өчен яллар, 21 февральдә башланып, 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Быел бәйрәм көне — 23 февраль дүшәмбегә туры килү сәбәпле, республика халкы рәттән өч көн ял итү мөмкинлеге ала. Шул ук вакытта, эш графигында бер үзенчәлек бар: 20 февраль, җомга көне, бәйрәм алды көне булып саналмый, шуңа күрә эш көне кыскартылмаячак. Яллардан соң беренче эш көне — 24 февраль, сишәмбе.
Нет комментариев