Татарстан Республикасы Гидрометүзәге хәбәр итүенчә, төбәктә циклонлы һава торышы урнашачак: атмосфера фронтлары узу сәбәпле яңгырлар явачак һәм һава сизелерлек суытачак.
4 һәм 5 сентябрь
Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыннары белән төрле интенсивлыкта яңгыр явачак. 4 сентябрьдә тәүлек дәвамында республиканың аерым районнарында яшен яшьнәп, җилнең секундына 15–18 метрга кадәр көчәюе көтелә. Төнлә +9..+14°, көндез +21..+26° булачак.
6 сентябрь
Республика территориясе аша салкын атмосфера фронты узачак. Тәүлек дәвамында урыны белән яңгырлар көтелә. Төнлә +11..+16°, көндез +18..+23° тирәсе булачак.
7 һәм 8 сентябрь
Синоптиклар фаразы буенча, киләсе атна башында да болытлы һәм яңгырлы һава торышы сакланачак. Һава тагын да суына — көндез +15..+20° градустан югары күтәрелмәячәк.
Сарман районында яшәүчеләргә, ачык һавада эшләр планлаштырганда һәм юлга чыкканда, көчле җилне һәм явым-төшемнәрне исәпкә алырга киңәш ителә.
Нет комментариев