Татарстанга «Бөек Болгар» фестивале өч елдан соң әйләнеп кайта
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында 8–9 августта «Бөек Болгар» тарихи фестивале узачак. Өч еллык тәнәфестән соң уздырыла торган чара ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты территориясендә оештырыла, дип яза «Татар-информ» МА.
Фестиваль кунакларын 21 тематик мәйданчык, рыцарьлар турниры, урта гасыр сугышы ярышлары, концерт программасы һәм гаилә өчен махсус чаралар көтә. Оештыручылар быел фестивальгә 12 меңнән артык кеше киләчәген фаразлый. Ишекләр барысы өчен дә ирекле.
Оештыручылар программаны яңарткан. «Үткәнгә сәяхәт» компаниясе башкарма директоры Алексей Кокурин билгеләп үткәнчә, өч ел эчендә яңа форматлар эшләнгән, ат турниры зурайтылган. Аның сүзләренчә, фестиваль элеккеге еллардагыга караганда кызыклырак булачак.

Фестивальдә Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Кытай, Кыргызстан, Казахстан һәм Белоруссиядән реконструкторлар катнаша. Музыкаль программада Юлия Чичерина һәм «Мещера» төркеме чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Россиядә беренче тапкыр Arida Vortex төркеме Renaissance оркестры белән бергә чыгыш тәкъдим итәчәк.
Балалар һәм ата-аналар өчен аерым мәйданчык эшләячәк. Анда лабиринтлар, кул эшләре буенча мастер-класслар оештырыла. Якшәмбе көнне теләүчеләр үзләрен җәядән атуда сынап карый алачак — тамашачылар өчен махсус турнир уздырыла.
Фестиваль «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты ярдәмендә оештырыла.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев