Татарстанда «Земство укытучысы» программасы буенча 12 млн сум юнәлдереләчәк
Татарстан Республикасында 2026 елда авыл җирлекләренә һәм кече шәһәрләргә эшкә күчеп килүче педагогларга берьюлы түләүләр өчен 12 млн сум акча каралган. Бу хакта республика Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Программаны финанслау ике чыганактан башкарылачак: федераль бюджеттан 6,48 млн сум бүлеп бирелсә, калган өлешен республика үзе тәэмин итәчәк.
Бу ярдәм «Земство укытучысы» программасы кысаларында күрсәтелә. Аның катнашучылары авыл яки кечкенә шәһәрләрдә эшкә урнашкан очракта 1 млн сум күләмендә түләүгә ия була алачак.
Россия буенча 2026 елда бу программаны тормышка ашыруга 1,1 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев