Татарстанда яшәүчеләрне ноябрь бәйрәмендә очрашу-аралашулардан баш тартырга өндиләр
Ноябрь аендагы озын яллар илдәге эпидемиологик вазгыятькә начар йогынты ясарга мөмкин. Россиянең элекке санитар табибы Геннадий Онищенко “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дигән. Белгеч әйтүенчә, бу чорда көннәр җылы, матур торган очракта, COVID-19 инфекциясен йоктыручылар ишәергә мөмкин.
“Бу хакта әйткәнем бар инде: Ходай кушып, көннәр суык торсын иде. Шушы очракта гына халык өендә утырачак. Ә җылы булса, күпләр урамга ыргылачак һәм нәтиҗәдә чир йоктыручылар саны артачак”, – дигән Онищенко.
Ул коронавируска каршы көрәшү чараларын искә төшереп, үзизоляция режимын саклавыбызны, аралашуларны мөмкин кадәр киметүебезне сораган. Аның фикеренчә, бәйрәмне гаилә кочагында өйдә яки бакчада уздырган очракта гына озын-озак ялның файдасы булачак.
Исегезгә төшерәбез: вице-премьер Татьяна Голикова, чирләүчеләр саны үсү сәбәпле, 30 октябрьдән (кайбер төбәкләрдә – 23 октябрьдән) 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр кертү тәкъдиме белән Россия Президентына мөрәҗәгать иткән. Ул шулай ук прививкасыз 60 яшьтән өлкәнрәкләрне бер айга “удаленка”га җибәрү һәм вакцинация узу өчен хезмәткәрләргә ике ял көне бирү тәкъдимен дә җиткергән.
Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/66065/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев